Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Әтиләр көне ничек узды

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Иннополис шәһәре волонтерлары белән берлектә бәйрәм мастер-классы үткәрделәр.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Ата булу – ул бүләк һәм бурыч» дигән чара узды. Спорт дәресе барышында биредә яшәүчеләр бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте һәм традицияләре турында белделәр, спорт уеннарында катнаштылар.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әтиеңне котларга онытма» дигән акция дә оештырдылар.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәмгә иҗади чара багышладылар. Балалар дискуссиягә актив кушылдылар һәм әтиләре белән вакыт үткәрүләре турында яратып сөйләделәр. Чара сюрпризлы открытка ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә балигъ булмаганнар арасында котлау рәсемнәре ясау буенча конкурс үткәрделәр.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә гаилә багланышларын ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән төрле активлыклар үткәрелде.

21 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен күңелле стартлар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International