23 октябрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шарлотка әзерләү буенча кулинария мастер-классы үткәрделәр. Чарада көндезге тору төркеменә йөрүчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Импульс» волонтерлар отряды бар. Приютта тәрбияләнүчеләр кулларыннан килгәнчә иҗтимагый файдалы эш башкаралар.
Инде бер елдан артык Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балта эше остаханәсе эшли. Бу чорда көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары күп нәрсәләр белделәр, агач, инструментлар һәм материаллар белән эшләү күнекмәләрен үстерделәр. Тора-бара җитештерү эше остасы җитәкчелегендә хезмәт алучылар катлаулырак көнкүреш әйберләре ясауга күчтеләр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Мошенниклыкка каршы» мәгълүмати чарасы уздырылды.
Шушы көннәрдә Ютазы муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операция сугышчысы балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән очрашты.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Гөлсинә Абдуллина шушы көннәрдә 90 яшен узды.
Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көзге маҗара» дип аталган кызыклы чара узды. Көзгә багышланган уен балаларны дүрт тематик кабинет буйлап мавыктыргыч сәяхәттә берләштерде, аларның һәрберсендә яңа сынаулар һәм маҗаралар көтте.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле «Тәтеш балкышы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге сугышчыларга ярдәм итү акцияләрендә катнаша. Социаль хезмәтләр алучылар да читтә калмый. Алар белән алып барыла торган эш үз кулларың белән кирәкле һәм мөһим нәрсәләр эшләүгә, файдалы булуга юнәлдерелгән. Шулай ук бу патриотик тәрбия ысулы да.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты базасында дүртенче, соңгы стажировка мәйданчыгы узды. Кайбыч, Алексеевск һәм Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортлары хезмәткәрләрен өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикалары белән таныштырдылар.