Шушы көннәрдә Түбән Кама гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы яшүсмерләргә “Нормадан читкә тайпылышлы тәртипкә хирыслыкны белүгә диагностика” уздырган. Чараның максаты девиант тотышның үзара бәйләнгән формалары: агрессия, үз-үзеңне җимерү, аддиктив һәм делинквент тотыш төрләрен тикшерүдән гыйбарәт булган. Тикшерүдә 12-15 яшьлек 54 яшүсмер катнашкан.
Психолог сүзләренә караганда, кайбер яшүсмерләрнең үз-үзен тотышында агрессив тенденцияләр чагыла, теге яки бу норма-кагыйдәләрне бозуга хирыслык сизелә. Әмма респондентларның берсендә дә үз тормышын аз кыйммәтле дип тану, чынбарлыктан качу кебек чалымнар күзәтелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә шундый йомгак ясалган: балалар белән шәхесара мөнәсәбәтләрне көйләү, социаль нормалар һәм таләпләрнең кыйммәтен аңлату буенча эш алып бару лазем.
Бу чара балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез караш күренешләрен кисәтү максатларыннан уздырылган.