Минзәләнең “Тургай” балалар приюты каршында эшләп килүче музей экспозициясе яңа эскпонатлар белән тулынанган: авылдашлар бирегә иске платинкалар алып килгәннәр.
Әлеге музейны булдыру өстендә эш ике ел башланган. Социаль һәм туган якны өйрәнүгә багышланган учреждение проектлары “РИТЭК” ААҖ конкурсларында бер генә тапкыр җиңү яуламаган. Бу исә музей бинасын тулысынчы җиһазлау – экспонатлар өчен стеллажлар, манекеннар һ.б. кирәк-яраклар алырга мөмкинлек тудырган. 15 кешедән торган тәрбияләнүчеләр төркемен тәрбияче Рафаэль Нуриев җитәкли. Ул балалар белән бергә эскпонатлар эзли, аларның тарихын өйрәнә, авылның аксакаллары сөйләве буенча җирле тарихны торгыза. Хәзер музей коллекциясендә кулдан җеп эрләгеч, кул тегермәне, иске идән келәмнәре, сөлгеләр, салфетка, уйнаткычлар бар.
Приют директоры Светлана Миннекаева сүзләренә караганда, мондый кызыклы предметларны өйрәнү балалар өчен бик күп файда бирә – алар туган якны, аның тарихын өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнәләр.