Күп кенә ата-ана балаларына куелган “Игътибар дефициты булган гиперактивлык синдромы” дигән диагноздан хафага кала. Дөрес мәгълүмат булмау аларга ситуацияне аек итеп карарга, үлчәргә, балага чын ярдәм күрсәтергә комачаулый.
Нәкъ менә шундый ата-аналар өчен Бөгелмә тернәкләндерү үзәгендә “Гиперактивлык – хөкем түгел” дигән темага чара узган. Мастер-класс барышында әти-әниләр гиперактивлык турында белем туплап кына калмыйча, нинди азык-төлек куллану, баланы ничек киендерү, өй эшләрен ничек әзерләү, нинди уеннар уйнату дигән күп кенә сорауларга җаваплар тапканнар.
Фикер алышу үлән чәйләреннән сыйлану белән үрелеп барган. Иң мөһиме, ата-аналар шуны аңлаганнар: төзәтү процессына керү беркайчан да соң түгел, үзеңнең балаңны аңларга, яратырга, хөрмәт итәргә кирәк.