Югары Ослан районы “Островок надежды” комплекслы үзәге белгечләре “Балага сәламәтләнергә булышыйк” дигән акцияне тәмамлаганнар

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Бу акциянең адресаты – Шәләнгә авылыннан 15 яшьлек Рината Яһүдина. Ул  эчке органнарның деформациясенә китергән сколиоздан интегә. Шуңа күрә кызга махсус корсет кирәк. Рината аз керемле тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә,  мондый кыйммәтле әйбер алырга әнисенең мөмкинлеге юк. Кирәкле сумманы җыю өчен доброволецлар – мәктәп укучылары районның  берничә мәктәбендә хәйрия ярминкәләре оештырганнар. Аларда балалар куллары белән ясалган төрле эшләнәмәләр сатылган.

Үзәк белгечләре исә үз чиратларында ярдәм сорап  районның эшмәкәрләренә   мөрәҗәгать иткәннәр, район газетасына язма әзерләгәннәр.

Акция нәтиҗәсендә барлыгы 36800 сум акча җыелган. Барлык сумманы Ринатаның әнисенә тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International