Буа райоында Ватан Героен данлаганнар

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Ватан Геройлары көне уңаеннан Буа районы башлыгы А.Айзетуллов социалистик хезмәт Герое – Александра Николаеваны бәйрәм белән котлаган. Ул Адау-Толымбай авылында яши. Котлауда шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районның хәрби коммиссары, социаль яклау бүлеге башлыгы, авыл җирлеге башлыгы, “Ак Барс-Буа” җәмгыяте вәкиле дә катнашкан.

Александра Иванова гомере буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган. 3 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International