ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт каршында эшләп килүче "Алтын яшь" доброволецлар отряды әгъзалары "Кышны чыгарга ярдәм итик!" дигән акция уздырганнар.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Бүген "Татмедиа" республика агентлыгында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А.Таҗетдинова катнашында брифинг булып узды.  Темасы: "РФ территориясендә эшчәнлек алып баручы чит ил гражданнарының хокукый халәте".
Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Мине кочагыңа ал" дигән чара уздырылган.
"Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 нче Федераль закон гамәлгә керү белән  Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре  карамактагы гражданнар белән мәгълүмати очрашу уздырганнар. 
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен һәр атнаны төрле экскурсияләр  оештырылып килә.

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 27 нче декабрьдән 16 нчы гыйнварга чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр, 5 үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Иртәгә "Татмедиа" республика агентлыгында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А.Таҗетдинова катнашында брифинг узачак.

Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хаклары шактый югары булган. Хезмәткәрләргә акча түләү белән бәйле бурычлар саны исә якынча 100 миллион (!) сумга кимегән. Ә менә эшсезләр саны арту белән бәйле мәсьәлә республика җитәкчелегендә шактый зур борчу тудырган. Шуңа күрә алар хәзерге вакытта кризиска каршы чараларны барлау белән мәшгуль.

Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татмедиа" агентылыгында узган брифинг барышында хәбәр итте.
Россиядә эшсезлек 2015 нче елда 1,7 тапкыр - 1,6 миллион кешегә кадәр артачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фаразлары буенча  эшсезләр саны 650 мең кешегә артачак һәм эшли торган халыкның 8%ын тәшкил итәчәк.
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 4 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен 64 нче янгын бүлегенә экскурсия оештырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International