ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре социаль хезмәтләргә мохтаҗ булган 400 бала һәм яшүсмер, приютларда яшәүче балалар, мөмкинлекләре чикле балалар өчен  "Яңа ел фантазияләре" дигән акция уздырганнар. 

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм  караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында социаль педагог Илиза Султанова һәм социаль эш буенча белгеч Эльмира Якупова тарафыннан "Таныш булмаган куркыныч кеше" дигән чара уздырылган.

Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр, башка министрлык, ведомство вәкилләре  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре  катнашты.

18 нче гыйнвар көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова  "Казань- Звезда" телеканалындагы "Республика. Атна нәтиҗәләре" тапшыруында катнашачак.

Яр Чаллының "Доверие" үзәге социаль хезмәткәрләре Хач ману бәйрәме алдыннан Автозавод районындагы карамактагы гражданнарына өй эшләрендә ярдәм күрсәткәннәр. 

Әдәбият елы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре "Луч" яшүсмерләр клубы эшчәнлеге кысаларында "Әкиятләр аланы" дигән викторина уздырганнар.
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан- яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Үзенең чыгышында министр хезмәт базарындагы хәл турында сөйләде, дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте өчен актуаль булган сораулар белән бүлеште.
Татарстан Президенты  IV Гайдар форумында катнашты. Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов  республикада хезмәт базарындагы хәлгә бәя бирде һәм үзенең киләчәккә булган борчулары белән бүлеште.
Шушы көннәрдә Чирмешән  районы "Доброе сердце" комплекслы үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Сугыш булган чакта..." дигән иҗади конкурс уздырганнар.
"Без бергә" дигән клуб эшчәнлеге кысаларында "Веста" үзәгенә инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләдәге ата-аналар чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International