Алабугада "Әбиемнең куллары җылысы" проектында катнашучылар акция оештырган

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт каршында эшләп килүче "Алтын яшь" доброволецлар отряды әгъзалары "Кышны чыгарга ярдәм итик!" дигән акция уздырганнар. Башта өлкәннәр кошлар өчен җимлекләр ясаганнар. Аннан соң балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән  интернат территориясендәге агачларга шуларны элеп тә куйганнар.
Акция "Түбән Кама" милли паркы орнитологы сөйләгән кошларның кышлавы турында лекция белән тәмамланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International