РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек дәрәҗәсенең 1,7 тапкыр - 1,6 миллион кешегә кадәр артачагын фаразлый

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Россиядә эшсезлек 2015 нче елда 1,7 тапкыр - 1,6 миллион кешегә кадәр артачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фаразлары буенча  эшсезләр саны 650 мең кешегә артачак һәм эшли торган халыкның 8%ын тәшкил итәчәк.
Эшсезләрнең вакытлыча мәшгульлеген оештыру өчен өстәмә 33,7 миллиард акча сарыф ителер дип көтелә. Аннан тыш, хезмәт базарын тотрыклы итү өчен дә 18 миллард сум акча бүленәчәк.
Россиядә эшсезлек арта башлады инде. 2014 нче елның 26 нчы ноябреннән 24 нче декабренә чаклы рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 6,3%ка артты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International