ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кукмараның  "Тылсым" үзәгендә шушы көннәрдә "Хокукый белемнәр мәктәбе" дигән чара узган.
Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен парклар һәм скверлар елына багышланган чара уздырылган.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Статистик мәгълүматларга караганда, 20 нче гыйнварга республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 148888 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 320 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе кимеде һәм 0,72% күрсәткечендә саклана.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 14 нче гыйнвардан алып 20 нче гыйнварга чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 69 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, икътисад эшчәнлеге тармагында 29 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгындагы кайнар линия телефоннары эшли.
Кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  вәкилләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләгә социаль хезмәт күрсәтүнең яңа төрләре буенча семинар уздырдылар. 
Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  белгечләре  "Преодоление" клубының беренче дәресен уздырганнар.
Бөгелмәнең "Радуга" комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 3 нче урта мәктәп җирлегендә "Мин сәламәт тормыш рәвеше өчен" дигән профилактика чарасы уздырганнар.
Бу көннәрдә Балтач районының социаль яклау булегендә 2014нче елны йомгаклау нәтиҗәләре буенча җыелыш узды. Җыелышта социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Фатыйма Галимова, Зилә Хәбибуллина һәм “Наз” узәге директоры Гөлнара Әхмәдиева катнашты.
Шушы көннәрдә "Социаль туризм" программасы кысаларында Балтачның “Наз” үзәгендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм инвалидлар "Халыклар дуслыгы" музеенда булып катйканнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International