Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 10 кеше зыян күргән

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 27 нче декабрьдән 16 нчы гыйнварга чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр һәм 5 үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Хисап атнасы өчен үлемгә китергән беренче очрак 31 нче декабрь көнне булган. Казанның «Предприятие жилищно-коммунального хозяйства» ҖЧҖ йөк төяүчесе Карагандинская урамындагы контейнер мәйданчыгында чүп чыгаргыч ваннасына төшеп киткән.

Шул ук көнне икенче бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Казан-Ульяновск юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә  «Русский Стандарт Водка» «Буа спирт заводы» филиалы машина йөртүчесе үлгән.

3 нче гыйнварда 2 нче троллейбус депосына керү уңаенда «Метроэлектротранс» МУП  (Казан) хезмәткәрен ток сугып үтергән.

Чираттагы бәхетсезлек очрагы 8 нче гыйнварда булган. Казан тимер юл оешмасының юллар монтеры җирдә үле хәлдә табып алынган.  Башлангыч мәгълүмат буенча, ул йөрәк өянәгеннән вафат булган.

10 нчы гыйнвар көнне бишенче үлем очрагы теркәлгән. Автомобиль белән идарә иткән чакта «Набережночелнинский хладокомбинат» ААҖ хезмәткәре  каршы як юлга чыккан.  Машина йөртүче әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлгән.

Хисап атнасында шулай ук 5 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән.  27 нче декабрьдә Яр Чаллының «Торговый дом «Дизель – Транс» ҖЧҖ машина йөртүчесе  юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

31 нче декабрьдә  икенче бәхетсезлек очрагы теркәлгән.  “Татнефть” ААҖ товар цехы йөреп чыкканнан соң оператор юл-транспорт һәлаәктенә очрап, аягын җәрәхәтли.

3 нче бәхетсезлек очрагы Әлмәтнең «Стрела – М» ҖЧҖ хезмәткәре белән була.  Ул 2 нче гыйнварда Үтәш-Яңа Чишмә автоюлында юл-транспорт һәлакәтендә аягын авырттыра.

13 нче гыйнварда «СКП» Татнефть-Ак Барс» ҖЧҖ спортчысы аскы казналыгын җәрәхәтли.

Соңгы очрак 15 көнне булган. Алабуганың “Форд-Соллерс”  ҖЧҖ эретеп ябыштыручысы өстенә  роликлы конвейер  ауган. Нәтиҗәдә, хезмәткәр авыр җәрәхәтләнгән.

Төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

Барлык очраклар буенча тикшерү бара.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International