Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтү турында яңа закон турында сөйләгәннәр

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
"Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 нче Федераль закон гамәлгә керү белән  Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре  карамактагы гражданнар белән мәгълүмати очрашу уздырганнар.  Алар Автозавод районының ветераннар советы каршында чыгыш ясаган.
Әңгәмә барышында алар ветераннарга закондагы яңалыкларны аңлаткан, шәхси программа төзү турында сөйләгән.
Чарада катнашучыларга буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International