Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен экскурсия оештырылган

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен һәр атнаны төрле экскурсияләр  оештырылып килә.
Шушы көннәрдә балалар Кукмара киез итек комбинатына барганнар. Итек басу эше тарихы, комбинат тарихы белән танышканнан соң, балалар җитештерү процессын күзәткәннәр.  Авыр шартларда хезмәт куючы эшчеләрнең  бик матур әйберләр: итек, ката, пинетка, чуни, комплектлар  тегүен, ясавын карап балалар гаҗәпкә калган.  Бу продукция хәзер Кукмараның бренды әверелгән инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International