Казанда РФ территориясендә эшчәнлек алып баручы чит ил гражданнарының хокукый халәте турында фикер алыштылар

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Бүген "Татмедиа" республика агентлыгында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А.Таҗетдинова катнашында брифинг булып узды.  Темасы: "РФ территориясендә эшчәнлек алып баручы чит ил гражданнарының хокукый халәте".
Үзенең чыгышында К.Таҗетдинова виза алмыйча илебезгә килеп, биредә эшчәнлек алып баручы чит ил гражданнарына карата закондагы үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук ул 2015 нче елда икътисадның аерым тармакларында чит ил эшчеләре булуны рөхсәт итүче  карарга басым ясады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International