Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен парклар һәм скверлар елына багышланган чара уздырылган

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен парклар һәм скверлар елына багышланган чара уздырылган. Алар Г.Р.Державин исемендәге музейга барганнар.
Музей хезмәткәрләре яшь кунакларны бик җылы каршылаган. Алар өчен "Табигать һәм кеше" дигән тематикага багышланган экскурсия узган.
Ахырда балаларга "Идел-Кама заповеднигы" дигән фильм күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International