ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Түбән Каманың "Веста" үзәгенә "Мәхәббәт өстенлеге" клубы эшчәнлеге кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр чакырылган. 
Бүген сәгать 11 дә "Татмедиа" республика агентлыгында 26-27  нче гыйнвар көнне Казанда узачак II Республикакүләм өченче яшь IT-олимпиадасына багышланган пресс-конференция узачак. 
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ай саен инвалид балаларның ата-аналары өчен мастер-класслар уздырыла. 
Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Салават күпере" дигән клуб  ачканнар. 
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәге "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. 
"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәгендә 10-13 яшьлек яшүсмерләр өчен "Тылсымлы сандык" дигән чара уздырылган.
Шушы көннәрдә Югары Ослан интернат-йортында  балалар сәнгать мәктәбе әзерләгән концерт оештырылган. 

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
26-27 нче гыйнвар көнне Казанда II Республикакүләм өченче яшь IT-олимпиадасы узачак. Биредә Татарстан Республикасында яшәүче, 2013/2014 нче уку елында "Интернет - озын гомерлелек" акциясе кысаларында  компьютерда эшләргә өйрәнгән пенсионерлар катнаша.
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Ак Барс-Мед" иминият компаниясе" ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында эш бирүче  көне булып узган.
Иртәгә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге базасында Балинт төркеменең чираттагы семинарын уздыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International