Иң күп эштән китүчеләр – эшкәртүче җитештерү тармагыннан

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 14 нче гыйнвардан алып 20 нче гыйнварга чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 69 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, икътисад эшчәнлеге тармагында 29 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе – 26, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү – 24, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 17, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 13, дәүләт идарәсе – 9, сәламәтлек саклау – 9, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 8, транспорт һәм элемтә –6, төзелеш – 6, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 5, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 2, файдалы казылмалар табу – 1. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International