Кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләгә социаль хезмәт күрсәтүнең яңа төрләре буенча семинар уздырдылар. Чара Чистайның “Балкыш” комлпекслы үзәгендә узды. Семинарда төрле районнарның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре катнашты.
Семинарга Чистай балалар поликлиникасы табибы Ольга Гаврилова, шулай ук “Зеркало” үзәге белгечләре дә катнашты.
Семинар эше “муниципаль районнарды хезмәт төреләрен кертү һәм планташтыру” темасына шөгыльләнү белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга өстәмә материаллар таратылды.