Кукмараның "Тылсым" үзәгендә "Хокукый белемнәр мәктәбе" дигән чара узган

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кукмараның  "Тылсым" үзәгендә шушы көннәрдә "Хокукый белемнәр мәктәбе" дигән чара узган. Биредә "Тылсым" үзәге директоры Нурсөя Мөбәрәкова, Россиянең Кукмара районы  буенча пенсионерлар союзы бүлекчәсе рәисе Әлфинур Сабитова, "Россельхозбанк" ААҖ әйдәп баручы икътисадчысы Марат Закриҗанов һәм инвалидлар оешмасы рәсие Равил Нигъмәтҗанов катнашканнар.
Очрашуда 2015 нче елның яңа пенсия реформасы, кредитлар, кертемнәр, пенсиянең тупланма өлеше буенча сораулар буенча фикер алышу оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International