Бөгелмәнең "Радуга" үзәге белгечләре тарафыннан профилактика чарасы уздырылган

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Бөгелмәнең "Радуга" комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 3 нче урта мәктәп җирлегендә "Мин сәламәт тормыш рәвеше өчен" дигән профилактика чарасы уздырганнар. Әлеге чарада 3 нче сыйныф укучылары катнашкан.
Чараның максаты укучыларны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүдән гыйбарәт булган. Социаль педагоглар балаларга көн режимы, начар гадәтләрнең зыяны, спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында сөйләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International