Статистик мәгълүматларга караганда, 20 нче гыйнварга республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 148888 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 320 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе кимеде һәм 0,72% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33395 кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2714 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 268 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 83е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 46 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 56 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 14 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.