ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә Менделеевск районының өлкән яшьтәге гражданнары пенсионерлар арасында уздырыла торган "Өченче яшь" олимпиадасында катнашканнар. 
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган. Әлеге чарада Динмөхәммәтов М.Г. шәхси эшмәкәре кадрлар хезмәте вәкилләре һәм "Лидер-Авто" ҖЧҖ катнашкан.
Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә күчеп китәргә теләүче гражданнарга, башка җирлеккә күчеп яшәргә теләүчеләргә, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү күздә тотыла. 
30 нчы гыйнвар көнне сәгать 10.00 да Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлекчәсе бинасында эш бирүче көне узачак. 
Укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү кысаларында Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең предприятиеләренә экскурсияләр уздыру дәвам итә. Шушы көннәрдә 4,12,13 нче урта мәктәпләр укучылары өчен 64 нче янгын бүлеге һәм "Бөгелмәнең нефтеавтоматика тәҗрибә заводы" ҖЧҖнә экскурсияләр оештырылган.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен  "Балаларга ярдәм итик" дигән чара уздырганнар. Ул балаларда эмоциональ тайпылышлар һәм аларны төзәтү темасына багышланган.
Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" комплекслы үзәге каршында эшләүче социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар һәм пенсионерлар Чепья авылы янгын бүлекчәсе командиры Нияз Абдуллин белән очрашканнар.
Алабуганың "Доверие" комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа формаларын кертү буенча семинар узды.
 
Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулган көнне Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  Ленинград блокадасында катнашучыларны котлаганнар.
Әлкинең "Забота" үзәге белгечләре үзләренең эшләрен бу елны Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулачагын искә алып оештыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International