Республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре семинарда катнашканнар

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Алабуганың "Доверие" комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа формаларын кертү буенча семинар узды.
  Биредә 7 район вәкилләре катнашкан. Белгечләр ике ел дәвамындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча инвалид балалары булган гаиләләрне ведомствоара озата бару программасын кертү нәтиҗәләре белән танышканнар.
Семинар бик файдалы узган.
Билгеләп үтик, "Доверие"  үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләрен даими рәвештә  укыту оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International