Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше дәвам итә

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү кысаларында Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең предприятиеләренә экскурсияләр уздыру дәвам итә. Шушы көннәрдә 4,12,13 нче урта мәктәпләр укучылары өчен 64 нче янгын бүлеге һәм "Бөгелмәнең нефтеавтоматика тәҗрибә заводы" ҖЧҖнә экскурсияләр оештырылган.
Соңгысында балаларны производство цехлары, участоклар, җитештерелә торган продукция, заманча җиһазлар, технологик процесслар белән программалы идарә итү станоклары белән таныштырганнар. Алар проиводствоны үстерү һәм модернизацияләү, белгечләргә булган кытлык, максатчан әзерлек программасы буенча уку мөмкинлеге, шулай ук предприятиедә уздырылучы һөнәри осталык конкурслары, мәдәни тормыш, ял итү турында да мәгълүмат алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International