Азнакайлыларга 40 вакансия тәкъдим ителгән

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган. Әлеге чарада Динмөхәммәтов М.Г. шәхси эшмәкәре кадрлар хезмәте вәкилләре һәм "Лидер-Авто" ҖЧҖ катнашкан. Эш бирүчеләргә сатучы, автоэлектрик, автослесарь, каравылчы, машина юучы, администратор кебек белгечлекләр буенча 44 вакансия тәкъдим ителгән.
Ярминкәгә 60 кеше килгән. Аларның барысына да һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International