Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлекчәсендә эшсезләрне эшкә урнаштырачаклар

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
30 нчы гыйнвар көнне сәгать 10.00 да Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлекчәсе бинасында эш бирүче көне узачак. Бу көнне "Кама Аланы тегү фабрикасы" ҖЧҖ  мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тегүче белгечлеге буенча вакансияләр тәкъдим итәчәк.
Очрашу барышында эш табуда  кызыксынган кешеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләренә мөрәҗәгать итеп, вакансияләр, хезмәт базарындагы хәл, ихтыяҗ зур булган белгечлекләр турында мәгълүмат ала алачак.
Белешмәләр  өчен телефон: 8(8555)33-98-61.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International