Менделеевск районының өлкән гражданнары "Өченче яшь" олимпиадасында катнашканнар

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Кичә Менделеевск районының өлкән яшьтәге гражданнары пенсионерлар арасында уздырыла торган "Өченче яшь" олимпиадасында катнашканнар. Алар 2013-2014 нче елда "Интернет-  озын гомерлелек" проекты кысаларында компьютерда эшләргә өйрәнгән булганнар. 
Лариса Дудакова һәм Миңнегөл Һадиуллина олимпиадада компьютер программалары белән эшли алуларын күрсәткәннәр. Шулай ук "Бөек Ватан сугышы ветераннары" темасына презентация ясаганнар. 
Олимпиадада катнашучылар әлеге бәйгене оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International