Әлкидәге "Забота" үзәгендә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган чара узган

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Әлкинең "Забота" үзәге белгечләре үзләренең эшләрен бу елны Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулачагын искә алып оештыралар. Гыйнварның беренче көннәрендә биредәге белгечләр тарафыннан "Яхшы каникуллар" дигән акция  оештырылган. Биредә  учетта тора торган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашкан. 
"Минем бабам Ватанны саклаган" дигән түгәрәк өстәл кысаларында исә балаларга Бөек Ватан сугышы ветераннары - бабаларыбыз турында сөйләгәннәр. Аннан соң балалар С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда да булганнар. 
"Колос" кинотеатрында исә яшь тамашачыларга "Ленинград блокадасы" дигән фильм күрсәтелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International