Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәге белгечләре "Балаларга ярдәм итик" дигән чара уздырганнар

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен  "Балаларга ярдәм итик" дигән чара уздырганнар. Ул балаларда эмоциональ тайпылышлар һәм аларны төзәтү темасына багышланган.
Үзәкнең хезмәт терапиясе буенча белгече ата-аналарга тискәре хисләр белән көрәшергә ярдәм итәчәк гамәли күнегүләр күрсәткән. Су белән уеннар турында сөйләгән.
Психолог исә "Парк ритриты" дигән ысул тәкъдим иткән. Ул буш вакытны файдалы итеп уздырырга, хисләрне бизмәнгә салырга, тәртипкә китерергә  ярдәм итә.
Ахырда бөтен кеше шундый уртак фикергә килгән: проблемаларны чишкәндә иң мөһиме - баланы ярату, аны хөрмәт итү.
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International