ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Шушы көннәрдә 442 нче Федераль Законны тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының “Доверие” үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа формаларын кертү буенча семинар узды.
Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагында тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эше дәвам итә. 
Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә дартс буенча районара ярыш узган.

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәт конференц-холлында Министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышы узачак. Темасы: "2014 нче ел нәтиҗәләре һәм 2015 нче елда тармакның үсеш перспективалары".

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта "Бу көннәрнең даны тынмаячак" дигән Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу уңаеннан чара узган. Ул үзәк китапханә белгечләре белән берлектә уздырылган.

28 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

Бүген Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гыйнвар аенда дәваланырга кергән балалар өчен "Дан минуты" дигән чара оештырылган.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Бүгенгә  республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,75%ны тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган атнадагысына караганда 0,03% ка күбрәк.
21 нче гыйнвардан алып 27 нче гынварга кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1151 эшсез кеше теркәлгән. Шуларның 584 се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 75 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Яр Чаллыда узган хисап атнасы барышында  теркәлгән эшсезләр саны 15 кешегә артып, 2226 ны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International