Иртәгә Министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышы узачак

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Иртәгә Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәт конференц-холлында Министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышы узачак. Темасы: "2014 нче ел нәтиҗәләре һәм 2015 нче елда тармакның үсеш перспективалары".
Коллегия утырышында ТР Президенты Аппараты вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, ТР буенча РФ дәүләт идарәсе органнары җирле структуралары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре; социаль яклау бүлекләре (идарәләре) башлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре директорлары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, ММЧ вәкилләре катнашачак.
Башлана сәгать 10.00да.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International