Координация советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; финанс; авыл хуҗалыгы; икътисад, сәүдә һәм сәнәгать, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары. Шулай ук совет эшендә ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Төзүчеләр Союзы вәкилләре актив катнаштылар.

Утырышта Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре, Алексеевск, Лаеш, Мөслим районнарының бурычлы предприятиеләре эше каралды. Утырышка аларның җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Координация советының карары буенча предприятиеләр 2015 нче елның 1 нче мартына кадәр Координация советы контроле астында калдырылган. Конкурс производствосында булган "Татарстан" авиакомпаниясе өчен бурычны каплау срогы 2015 нче елның 1 нче июленә куелган.