21 нче гыйнвардан алып 27 нче гынварга кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1151 эшсез кеше теркәлгән. Шуларның 584 се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 75 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Тулаем алганда, Татарстанда бүген 15382 эшсез кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Шул ук вакытта, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 32792 вакансия белән билгеләнә.