Бүгенгә республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,75%ны тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган атнадагысына караганда 0,03% ка күбрәк.
Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 494 гә кешегә артып, хәзер 15382 эшсез исәпләнә.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 56 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 15 меңнән артыграк эшсез халык кына туры килә.