Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу уңаеннан чара узган

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта "Бу көннәрнең даны тынмаячак" дигән Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу уңаеннан чара узган. Ул үзәк китапханә белгечләре белән берлектә уздырылган.
Очрашуда катнашучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта һәм аннан соң туганнарын югатлкан кешеләр дә булган.
Оештыручылар билгеләгәнчә, бу көнге әдәби-музыкаль сәгать - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылачак чараларның берсе генә. Бу елны мондый 20 чара үткәрү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International