Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә барганнар

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагында тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эше дәвам итә.  Төрле һөнәрләр белән таныштыру максатыннан аларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә алып барганнар. Биредә һөнәри юнәлеш буенча инспектор балалар белән әңгәмә корган һәм анкета уздырган. Аннан соң балалар һөнәрләр турында берничә мультфильм караганнар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алганнар.
Кызыклы экскурсия оештырган өчен  балалар белгечләргә рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International