Шушы көннәрдә 442 нче Федераль Законны тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының “Доверие” үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа формаларын кертү буенча семинар узды. Биредә 7 район вәкилләре катнашкан. Белгечләр инвалид балалары булган гаиләләрне ведомствоара озата бару программасын кертү нәтиҗәләре белән танышканнар. Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен яңа хезмәтләр белән таныштырганнар. Семинар бик нәтиҗәле узган.