ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре янына кунакка Азнакай урта мәктәбенең 4 нчы сыйныф укучылары кунакка килгән.  Мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылган.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылган. Лениногрски политехник көллиятенең Азнакай филиалында чыгарылыш курс укучылары авыл хуҗалыгы оешмалары һәм транпорт предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашканнар.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  хезмәткәрләрнең эштән китүен, оешмалардан азат ителүен атна саен күзәтеп тора. Мониторинг РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2014 нче елның 30 нчы декабреннән 1207 нче әмере нигезендә башкарыла. Аның исеме болай яңгырый: "Оешма ликвидацияләнү, хезмәткәрләр саны яки штат кыскару һәм  тулы булмаган мәшгульлек аркасында  хезмәткәрләрнең эштән азат ителүенә мониторинг үткәрү".

Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар циклы уздырылган. Ул "Ватан атналыгы" дип аталган.

Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция  хезмәте, Проуратура органнары вәкилләре дә катнашты.

Шушы көннәрдә Кукмараның "Тылсым" комплекслы үзәгендә  өлкән яшьтәге гражданнар  һәм инвалидлар Кукмара районы үзәк сырхауханәсенең дәвалау буенча табибы Рашат Җиһаншин белән очрашканнар.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Статистик мәгълүматларга караганда, 3 нче февральгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15954  эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 572 кешегә артыграк. Эшсезлек дәрәҗәсе артты һәм бүгенге көндә 0,78% күрсәткечендә саклана.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 28 нче гыйнвардан алып 3 нче февральгә  чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 156  кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 144  кеше эшсез дип билгеләнгән.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары чираттагы кече ярминкәсе уздырылган. Биредә Түбән Кама хәрби комиссариаты һәм "Просто молоко" ИК ҖЧҖнең Түбән Кама сөт комбинаты вәкилләре катнашкан.
Шушы көннәрдә Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа формаларын кертү" темасы буенча семинар уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International