Түбән Камада чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары чираттагы кече ярминкәсе уздырылган. Биредә Түбән Кама хәрби комиссариаты һәм "Просто молоко" ИК ҖЧҖнең Түбән Кама сөт комбинаты вәкилләре катнашкан.
Эшсез гражданнарга 210 нан артык вакансия тәкъдим ителгән.
Чара барышында шулай ук  сөт комбинаты җитештерә  торган продукцияне тәмләп, кабып карау да оештырылган.
Ярминкәгә 19 кеше килгән, шуларның 13нә эш урыннарына юлламалар тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International