Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылган

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылган. Лениногрски политехник көллиятенең Азнакай филиалында чыгарылыш курс укучылары авыл хуҗалыгы оешмалары һәм транпорт предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашканнар.
Очрашу барышында районның эш бирүчеләре яшьләргә үзләренең предприятиеләрендәге эш шартлары, вакансияләр турында сөйләгәннәр. Район җитәкчелеге исә укучыларны яшь гаиләләргә ярдәм чаралары белән таныштырып үткән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  хезмәт базарындагы хәл турында бәян иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International