Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,78%ны тәшкил итә

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 3 нче февральгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15954  эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 572 кешегә артыграк. Эшсезлек дәрәҗәсе артты һәм бүгенге көндә 0,78% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 31709 га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3440  эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 1218  кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 613 е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 85  кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International