Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар узган

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар циклы уздырылган. Ул "Ватан атналыгы" дип аталган.
Тернәкләндерү үзәгендә дәвалану узучылар бу акция кысаларында балалар китапханәсе, кадет мәктәбендә "Хәрби туганлык" музее, туган якны өйрәнү музеена барганнар.
Истәлекле экскурсияләрдән тыш, алар "Күренекле солдатлар" дигән конкурс-спорт чарасында да катнашканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International