Министрлыкта «соры» хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләре турында сөйләштеләр

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция  хезмәте, Проуратура органнары вәкилләре дә катнашты.

Көн кадагында “РФ Хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодецның формаль булмаган мәшгульлекне киметү һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре керүне арттыру турында” дигән сорау торды.

Видеоконференция нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрдә "соры" хезмәт базарын легальләштерү буенча эшләр алып барганда  аеруча игътибарны төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, автотранспорт һәм пассажир йөртү, шул исәптән такси өлкәләрендә эшләүче эшмәкәрләргә, эш бирүчеләргә юнәлтергә кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International