Казанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа формаларын кертү буенча семинар узган

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа формаларын кертү" темасы буенча семинар уздырганнар. Биредә республиканың 20 районыннан белгечләр җыелган. Бу көнне сүз 442 нче Федераль закон нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтү турында барган. Даими карауга мохтаҗ булган инвалид балаларның өйләренә килеп социаль хезмәтләр күрсәтү турында да сөйләшкәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International