ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 28 нче гыйнвардан алып 3 нче февральгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 156 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 144 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә – 78, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 76, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 74, төзелеш – 65, мәгариф өлкәсе – 60, дәүләт идарәсе – 56, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 54, сәламәтлек саклау – 29, икътисад эшчәнлеге – 21, файдалы казылмалар табу – 16, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 15, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 5. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.