ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада 10 предприятие вәкилләре катнашкан.
Яр Чаллының "Доверие" комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр  "Йортка - бәйрәм" дигән проект буенча эшлиләр. Алар авылларда яшәүче карамактагы гражданнарның өйләренә килеп бәйрәмнәр уздыралар.
Арчаның "Исток надежды" үзәге шәфкать туташы Зөлфия Ханжина үзәк  карамагындагы кешеләргә   тагын бер кат гриппны кисәтү турында сөйләде.
Министрлыкта министр урынбасары Юлия Абдреева җитәкчелегендә  ведомствоара эш киңәшмәсе узды. Темасы: өлкән яшьтәге гражданнар мәнфәгатьләрендә эшләр стратегиясе проекты турында фикер алышу.

20
февраль, 2015 ел
җомга
"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Киң Масленица" бәйрәме узган.
Шушы көннәрдә Азнакай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре елсаен уздырыла торган  "Мәгариф. Карьера" дигән вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәргәннәр. Ярминкә Азнакай районының гомуми белем мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылган.
Кичке рейд барышында "Тәтеш балкышы" үзәге директоры Т.Филимонова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Н.Мулюкина, Кама Тамагы районы буенча надзор эшчәнлеге  районара бүлеге башлыгы урынбасары, эчке хезмәт лейтенанты Р.Горбунов ведомствоара учетта торучы гаиләләрне тикшергәннәр.
Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге белгечләре 107 нче һөнәри училищеда  Россиянең бөек полководецлары темасына очрашу уздырганнар. Бу көнне полководец Рокосовский турында сүз барган.
Шушы көннәрдә Норлат районы "Гармония" үзәге карамагындагы Антонида Серова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Белгечләр сүзләренә караганда,  бер гасыр яшәү һәм гомереңнең һәр мизгелен истә тоту, тирә-юньгә соклану, тормышны ярату - Антонида Петровна өчен бу гадәти хәл. Ул әле дә энергия һәм оптимизм тулы.
Менделеевскиның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютында "Без - булачак  Ватанны  саклаучылар" дигән чара узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International