Азнакай районында "Мәгариф. Карьера" дигән вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырылган

2015 елның 20 феврале, җомга
Шушы көннәрдә Азнакай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре елсаен уздырыла торган  "Мәгариф. Карьера" дигән вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәргәннәр. Ярминкә Азнакай районының гомуми белем мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылган.
Әлеге чарада Татарстан Республикасының 15 уку йорты вәкилләре катнашкан.
Чара программасында көллиятнең уку сыйныфлары буенча экскурсия, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар, һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең консультацияләре дә кергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International