ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Шушы көннәрдә Чирмешән районы "Доброе сердце" халыкка социаль хезмәт күрсәтү компекслы  үзәге белгечләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт чарасы уздырганнар.
Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында "Масленица" бәйрәмен гадәттәгечә бәйрәм иткәннәр. Атна дәвамында тәрбиячеләр балаларга бу темага шигырь, такмаклар өйрәткәннәр.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
18 нче февральдә ТР Студентлар лигасы активистлары акыл үсешендә тайпылышлары булган балалар өчен  мәктәп-интернатта дәресләр уздырганнар. 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  хезмәткәрләрнең эштән китүен, оешмалардан азат ителүен атна саен күзәтеп тора. Мониторинг РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2014 нче елның 30 нчы декабреннән 1207 нче әмере нигезендә башкарыла. Аның исеме болай яңгырый: "Оешма ликвидацияләнү, хезмәткәрләр саны яки штат кыскару һәм  тулы булмаган мәшгульлек аркасында  хезмәткәрләрнең эштән азат ителүенә мониторинг үткәрү".

Кичә Казанның "Корстон" үзәгендә "Мәгариф һәркемгә" дигән социаль хәйрия программасына кабул итү тантанасы узган. Бу программа "ДетскиеДомики" балаларга ярдәм фонды һәм "Самсунг Электроникс" компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла.
Минзәләнең "Тургай" социаль приютында "Тургай волонтеры" программасы кысаларында "Кышкы мәрхәмәт атнасы" дигән хәйрия акциясе узган. Максаты ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннарына ярдәм кулу сузудан гыйбарәт. 
Татарстан Республикасының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә  16623 эшсез граждан эшсезлек буенча учетта тора.
Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы тапкыр эш бирүчеләр белән киңәшмә үткәргәннәр.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре тарафыннан "Гаиләдә ир кешенең роле" дигән темага семинар уздырылган. Ул "Аталар союзы" белән бергә оештырылган.  Бу көнне "Мин әтиемне яратам" дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе дә үткән.
Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре үзәк карамагындагы гражданнар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан открытка ясау буенча мастер-класс уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International